Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Ишеттегезме әле

Бер ай элек өеннән чыгып киткән 16 яшьлек кызны эзлиләр

Казанда бер ай элек өеннән чыгып киткән 16 яшьлек кызны эзлиләр.

Виктория Егорова 14 июльдә өйдән чыгып киткән

Казанда 16 яшьлек Виктория Егорованы бер ай эзлиләр. Ул өйдән чыгып киткән һәм әйләнеп кайтмаган. Бу хакта Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан буенча идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Виктория 14 июльдә өйдән чыгып киткән. Ул аксыл көрән джинсы куртка, зәңгәр джинсы чалбар, ак футболка һәм ак кроссовка кигән булган.

Тикшерүчеләр кыз җинаять корбаны булырга мөмкин дип фаразлый.

Виканың кайда булуы турында белүчеләр (843) 291-43-08, 291-43-62 яки 89178849479 телефоннары буенча хәбәр итә ала.

Чыганак: http://Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев