Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Ишеттегезме әле

Күрше Арча районында агач материаллары склады һәм автосервис янган

Янгын 201 кв.метр мәйданга зыян китергән

15.48 сәгатьтә ашыгыч хезмәтнең 112 бердәм номерына Мостовая урамында янгын чыкканлыгы турында хәбәр килгән.
Һәлакәт урынына биш берәмлек техника һәм 16 янгын сүндерүче килгән. Ачыкланганча, янгын урамда өелеп куелган агач материалларына һәм янындагы автосервиска капкан.
нгынны тулысынча сүндерергә ике сәгатькә якын вакыт кирәк булган. Янгын автосервис бинасына һәм түбәсенә, ремонт боксына, администратор бүлмәсенә, складка һәм агач материалларына зыян китергән. Барлыгы 201 кв. метр мәйданга зыян килгән. Янгын чыгу сәбәпләре ачыклыйлар. Зыян күрүчеләр юк.

Чыганак: Татар-информ
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев