Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Ишеттегезме әле

Мишустин пенсионерларның 10 мең сум акчаны мөмкин кадәр тизрәк алуын таләп итте

РФ Президенты Владимир Путин инициативасы белән бер тапкыр бирелә торган акчаны Россиянең барлык пенсионерлары (унар мең сум), шулай ук хәрбиләр һәм хокук саклау органнары хезмәткәрләре (унбишәр мең сум) алачак.

Пенсионерлар түләүләрне өстәмә формальлекләрдән башка гына алырга тиеш, дип белдерде РФ Хөкүмәте Рәисе Михаил Мишустин вице-премьерлар белән киңәшмә вакытында. Бу хакта РИА Новости агентлыгы хәбәр итә.

«Кешеләрнең бу акчаларны мөмкин кадәр тизрәк, өстәмә формальлекләрдән башка гына, үзләренә ничек уңайлы булса, шулай алуы бик тә мөһим», - диде Мишустин.

РФ Президенты Владимир Путин инициативасы белән бер тапкыр бирелә торган акчаны Россиянең барлык пенсионерлары (унар мең сум), шулай ук хәрбиләр һәм хокук саклау органнары хезмәткәрләре (унбишәр мең сум) алачак. Финанс министры Антон Силуанов хәбәр иткәнчә, әлеге түләүләр өчен 500 миллиард сумга якын акча кирәк. 

Чыганак: https://tatar-inform.tatar/news/society/30-08-2021/mishustin-pensionerlarny-10-me-sum-akchany-m-mkin-kad-r-tizr-k-aluyn-tal-p-itte-5835602

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев