Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Ишеттегезме әле

Яшь хатын аэропортта җәнҗал куптарган...

Ул баласы белән Кырымнан ялдан кайтып барган.

Кырымның Симферополь аэропортында эт рәвешендәге уенчык пистолет аркасында зур гауга чыккан. Хәвефсезлек хезмәте, Кырымда ял иткәннән соң, өенә кайтып баручы бала белән әнисен бортка кертмәгән. Уенчык әле генә сатып алынган, ул хәтта тартмадан да алынмаган булган. Әмма урындагы хокук саклау органнары хезмәткәрләре уенчыкны пневматик пистолет дип тапкан.
Яшь хатынга “куркыныч" уенчыкны багажга тапшырырга яки озатып йөрүчеләргә бирергә тәкъдим ителә. Тик бу хәл яшь әнидә чын-чынлап истерика тудыра, ул кычкыра, елый, хәтта үтерү белән яный. Өстәвенә, бала да кычкырып елый башлый. Хатын 20 минуттан артык аэропорт һәм авиакомпания вәкилләренә аның бернинди куркыныч та тудырмавын аңлата. Бу хәлне рейсның башка пассажирлары видеога төшергән.
Шулай да, барлык тикшерүләрдән соң, уенчыкны бортка алып керергә рөхсәт итәләр...

Чыганак https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/obchestvo/Yash-hatin-aeroportta--n-al-kuptargan-440806/
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев