1 апрель - Халыкара кошлар көне
Хәбәрләр

1 апрель - Халыкара кошлар көне

1 апрель- Халыкара кошлар көне уңаеннан 2нче мәктәпкә хәзерлек төркемендә кошлар турындагы белемнәрне ныгыттылар.

Бу көннең төп юнәлеше - табышмаклар. Балалар кошлар турындагы кызыклы табышмакларга җавап эзләделәр. Тәрбиячеләр аларның фикерләү сәләтләрен, игътибарлыкларын үстерү өчен төрле катлаулыктагы табышмаклар тәкъдим иттеләр

”Бу нинди кош”, ”Ярый – ярамый”, ”Кайсы артык” дидактик уеннары ярдәмендә балаларның белемнәре тикшерелде.
Саф һавада кошларны күзәтү, аларны тану иң күңелле мизгелләрнең берсе булды.


Нет комментариев