Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

1030 доза кайткан

Район үзәк больницасының баш табибы Эльдар Яруллин сүзләренә караганда, коронавируска каршы шуның кадәр вакцина кайтарылган.

– Вакцина ясатучылар саны 732 кеше булган. Бу барлык дозаларга карата 71 %, – ди баш табиб.
Аны ясату темпын югары дип булмый. Бездә халык төрле имеш-мимешкә нык ышана. Рәсми медицина коронавируска каршы вакцинаны бигрәк тә өлкән яшьтәгеләргә ясату кирәк дип саный. Бу уңайдан күптән түгел генә вакцина ясаткан, өлкән яшьтәге, үзебездә эшләп чыккан  Рәшит Шәрәфиевкә мөрәҗәгать иттек. «Үземне яхшы хис итәм. Вакцинаны ике тапкыр ясадылар. Беренче тапкыр ясаткач та, аннан соң да үземне начар хис итмәдем. Дөрес, сак­ланырга тырыштым. Шул да ярдәм иткәндер. Югыйсә, үземне әллә ни нык иммунитетлы да санамыйм. Бу вакцинаны барлык кешегә дә курыкмыйча ясатырга кирәк дигән фикердә мин», – ди.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев