Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

2021 елда Россиядә пенсияне инфляциядән югарырак дәрәҗәдә индексацияләделәр

Путин түләүләрне индексацияләүдә тоткарлык булмавына өметләнүен белдерде.

2021 елда Россиядә пенсияне 6,3 процентка индексацияләделәр. Бу турыда социаль мәсьәләләргә багышланган киңәшмәдә Россия хезмәт һәм социаль яклау министры Антон Котяковка сылтама белән Sputnik радиосы хәбәр итә.

«Картлык буенча уртача иминият пенсиясе 1039 сумга арттырылган һәм индексация белән 17541 сум булачак», — диде Россия хезмәт һәм социаль яклау министры.

Аның сүзләренчә, 32 миллион кешенең пенсиясе арткан. Бу максатка 374 миллиард сум акча тотылган. Россиядә барлык пенсионерларның 23 проценты яки 11 миллион өлкән кеше 2020 елның декабрь азагында ук арттырылган пенсия алды.

Россия Президенты Владимир Путин пенсияне индексацияләүдә тоткарлык булмавына өметләнүен әйтте. Ул министрдан бу механизмны чынга ашыру турында хәбәр итүен сорады. Элегрәк ул Россия Хөкүмәтенә эшли торган пенсионерларга түләүләрне индексацияләү мәсьәләсен карарга кушты.

Росстат мәгълүматлары буенча, 2020 ел нәтиҗәләре буенча Россиядә инфляция 4,9 процент тәшкил итәчәк.

Чыганак: https://tatar-inform.tatar/news/business/06-01-2021/2021-elda-rossiyad-pensiyane-inflyatsiyad-n-yugary-d-r-d-indeksatsiyal-del-r-5797355

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев