Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

2024-2026 елларга социаль партнерлык кысаларында хезмәттәшлек турында территориаль килешү төзелде

2023 елның 6 декабрендә Социаль-хезмәт мөнәсәбәтләрен җайга салу буенча өч яклы комиссия утырышында Әтнә муниципаль районы Башкарма комитеты, Әтнә муниципаль районы профсоюз оешмаларының координация советы һәм Әтнә муниципаль районы эш бирүчеләре арасында 2024-2026 елларга социаль партнерлык кысаларында хезмәттәшлек турында территориаль килешү төзелде.

Килешү эшчеләргә һәм аларның гаилә әгъзаларына социаль ярдәм күрсәтүне, Әтнә районы территориясендә хезмәт хакы дәрәҗәсен саклауны, шулай ук (эш бирүчеләр ягыннан) яшьләрнең торак шартларын төрле механизмнар кулланып яхшыртуны, зарарлы һәм куркыныч хезмәт шартлары өчен өстәмә түләүләрне арттыруны күздә тота.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев