9 июль «Балыкчылар көне» уңаеннан, Олы Мәңгәр авылының иң матур урынында урнашкан «Айдар» күлендә традицион балыкчылар ярышы булып узды.
Ярышта 60 тан артык балыкчы катнашты. 10 номинацияда җиңүчеләргә авыл җирлеге һәм күмәк хуҗалык тарафыннан әзерләнгән кружка һәм сертификатлар тапшырылды. Шулай ук, бу бәйрәмгә килгән һәр кеше, бик мулдан әзерләнгән табын өстәле артында чын үзбәк плауыннан, шашлыктан һәм тәмле коймактан авыз иттеләр.
Нет комментариев