Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Акчагыз күп булса – ятимнәргә булышыгыз

Аптырагач, шулай дип әйтәм инде.

Күпме язып чыксак та, алдану очраклары хакында сөйләп торсалар да, ялганга ышанып, хәләл акчаларыннан колак кагучылар саны кимеми. Интернет аша заказ биргәндә, бу бигрәк тә куркыныч. Дөрес, ышанычлы фирмалар, намус белән эшләүчеләр бар инде ул анысы. Әмма шулар күләгәсендә халыкны алдап, төп башына утыртып калдыручылар да юк түгел. “Теlegram” каналы аша бер райондашыбыз билгесез зат белән “RX 570 8gb” видеокартасын сатып алу хакында килешә. Теге адәм актыгы беркатлы райондашыбызны күрә торып алдый. Товарны җибәрмәячәген белгән хәлдә, акчасын күчерергә куша. Билгесез затның җинаятьчел планнарын белмәгән хәлдә, райондашыбыз 3670 сум күләмендә акчаны “Сбербанк онлайн” кушымтасы аша теге адәмнең картасына күчерә. “Әлеге эш буенча җинаять эше ачылды”, – дип хәбәр итте безгә Эчке эшләр бүлегенең өлкән дознавателе Айсылу Нигъмәтҗанова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X