Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

АКШта тәүлек эчендә COVID-19 инфекциясен 273 меңнән артык кеше йоктырган

Эпидемия башланганнан бирле АКШта коронавирус йоктыруның 22,1 миллионнан артык очрагы ачыкланган, 372 меңнән артык авыру үлгән.

АКШта тәүлек эчендә COVID-19 инфекциясенең 273 меңнән артык очрагы ачыкланган , 3735 кеше үлгән. Бу хакта федераль һәм җирле хакимият, шулай ук массакүләм мәгълүмат чаралары һәм башка ачык чыганаклар мәгълүматларын туплаган Джонс Хопкинс университеты хәбәр итә.

Университет мәгълүматлары буенча, узган 24 сәгать эчендә табиблар АКШта COVID-19 йоктыручыларның 273 854 очрагын теркәгән.

Хопкинс университеты мәгълүматларына караганда, эпидемия башланганнан бирле АКШта коронавирус йоктыруның 22,1 миллионнан артык очрагы ачыкланган, 372 меңнән артык авыру үлгән.  

Чыганак: https://tatar-inform.tatar/news/incident/10-01-2021/akshta-t-lek-echend-covid-19-infektsiyasen-273-me-n-n-artyk-keshe-yoktyrgan-5797953

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев