Ары авылы халкы: Бу йоланың сихри бер көче бар
Хәбәрләр

Ары авылы халкы: Бу йоланың сихри бер көче бар

Ары авылында күңелле вакыйга бүген: армиядән егет кайткан. Ул — Рафил Вәлиев.

Әлеге авылда бик кызыклы гореф-гадәт саклана. Егетләр хәрби хезмәткә киткәндә, агачка кулъяулык бәйләп китә. Элек клуб янындагы каенга элсәләр, хәзер мәчет каршындагы миләшкә. Моңа кадәр армиягә китүче егетләр 5-6 булган. Хәзер бик сирәк. Һәрберсе өскәрәк үрелеп бәйләргә тырышкан. Рафил исә миләшкә кульяулык элүче беренче егет. «Авыл халкы ырым-шырымнарга ышанмый. Әмма бу йоланың сихри бер көче бар», — диләр. Егетнең туганнары, дуслары кулъяулыкка карап аны искә ала. Шөкер, барысы да исән-сау әйләнеп кайткан. Рафилне авылдашлары мәчет каршында каршы алган.

 

Ватаным Татарстан


#атня

Нет комментариев