Ары авылын нәфис фильмда карагыз
“Гашыйклар тавы” исемле татарча фильмның күп өлешен безнең районның Ары авылында төшерделәр.
Күптән түгел әлеге фильмны ак экраннан карап, бәяләү өчен Ары авылының мәдәният, сәнгать өлкәсендәге активистлары Раилә һәм Фидаиль Кадимовларны да чакырганнар. Бу хакта соңгысыннан сораштык.
– Фильмның премьерасы Казанның “Мир” кинотеатрында узды. Безне бик җылы каршыладылар. Таныш артистларны, Салават Юзеев һәм Миләүшә Айтуганованы күреп, тагын бер куандык, – ди ул.
Ул гына да түгел, фильмның рәссам, администратор, “костюмер”лары да инде алар өчен “үз кешеләр”. Ә залда язучылар, шагыйрьләр, тәнкыйтьчеләр дә җыелган була. “Танылган кешеләр янында без, гади авыл кешеләре дә булу, дәрәҗәбезне күтәрде”, – дип көлә ул. Алай гына да түгел, биредә барысы да Фидаильгә үз итеп, исем белән эндәшәләр.
– Искиткеч мәгънәле, тормыштан алынган чын татар фильмы булуы белән ул күңелгә аеруча якын... Ә Миләүшә Айтуганова безнең хакта, авылыбызның матурлыгы, гүзәл табигате турында сөйләп тагын бер таң калдырды, – ди ул.
Ике сәгать тирәсе барган татарча фильмнан соң, бик озаклап аның буенча фикер алышалар. Гомумән алганда, фильм турында уңай фикер генә яңгырый.
Әлбәттә, бу нәфис фильмны төшерүдә Кадимовларның роле зур. Чынлыкта, алар бит кино төшерергә буш йортны да, төрле экспонатларны, киемнәрне табарга булышкан кешеләр.
Фидаиль Кадимов тагын бер кызык мизгел турында сөйләде. Биредә татарча фильмга багышланган махсус ак футболкалар да ясатканнар икән. Аның берсен мәкаләбез героена да бүләк итәләр.
– Кадрларда үземне һәм авыл кешеләрен, гомумән Арыны күргәч, бик куандым. Ә алдагы көнне анда барасын һәм фильм турында уйланып, юньләп йоклый да алмадым, – ди.
Ә бүгенге көндә “ТНВ” каналы белән берлектә режиссер Александр Долматовның “Кеше китә, җыры кала” исемле фильмын төшерү дәвам итә. Арыда, Яңа Бәрәскә, Бактачы авылларында да төшерелде ул. Шушы көннәрдә тагын килергә тиешләр.
Киләчәктә анысы турында да хәбәр итәрбез.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев