Әтнә яңалыклары

"Әтнә таңы" газетасы - Әтнә районы

16+
Хәбәрләр

Асфальт юл җәелә

Олы Әтнәнең Октябрь урамы буйлап, чишмәдән башлап, Зилин урамының да бер өлешен кертеп, асфальт юл җәелә.

Бу Республиканың быелгы программасы нигезендә башкарыла. Яңартылган юллар авыл халкына уңайлылык тудырачак, транспорт хәрәкәтен җиңеләйтәчәк. Бу хакта район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Марат Халиков хәбәр итте.
Бу зур эшнең башлангыч этабында тирә-юньне төзекләндерү, юлларны ныгыту күздә тотыла. Бу уңайдан инде иске су агу торбалары алыштырылган. Бүгенге көндә вак таш түшәлгән юлны киңәйтеп ныгыту эшләре бара. Аннары асфальт түшәү башланачак. Моны озакка сузмыйча, тиз арада төгәлләү дә планлаштырыла.
Искә төшерик әле. Моңа кадәр үк җаваплы җитәкчеләр: 
– Безнең төп максатыбыз – халыкның тормыш сыйфатын яхшырту, авылларны заманча, уңайлы итү. Әлеге программа безгә бу максатларга ирешүнең бер юлы, – дигән фикер белдергән иделәр.
Шөкер, акрынлап булса да, бу өлкәдә алга китеш сизелә. Инде бик күп торак пунктларда юлларны ремонтлау, яңарту эшләре башкарылды.
Шул тирәдә яшәүчеләр белән дә сөйләшергә өлгердек. Уртак фикерләре: 
– Без элек-электән бу урамнарда юлларның начар булуыннан зарланып килдек. Хәзер исә, менә, асфальт җәеләчәк дип ишеткәч, бик куандык. Бу безнең күптәнге хыялыбыз иде, – дип яңгырады. 
Кыскасы, асфальт юл җәю про­грам­маның тормышка ашуына авыл халкы зур өметләр баглый. Шөкер, райо­ныбызда әлеге программа актив кулланыла. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев