Әтнәдә шундый традиция
«Ел саен Яңа ел алдыннан яки аннан соң безнең күмәк хуҗалык терлекчеләрне җыеп кунак итә, концерт оештыра», - дип куаналар «Ленин»лылар.
Шунда ук билгеле бер кино персонажының: «Безнең шундый гадәт бар, ел саен 31 декабрь көнне дуслар белән җыелып мунча керәбез», диюе искә төшә. Ә биредә башка гадәт һәм күпкә күңеллерәк!
Әле 28 декабрь көнне үк робот системалы һәм аның белән параллель торак комплексы терлекчеләре рәхәтләнеп күңел ачтылар. Табын артында концерт карадылар, үзләре дә җырлап-биеделәр. 30 декабрь көнне ул Түбән Бәрәскәдәге терлекчеләр йорты ашханәсендә дәвам итте. Бу юлы башка терлекчеләр, шул исәптән терлекче белгечләр дә катнашында узды.
«Савымчылар арасында бик матур итеп җырлаучыларыбыз да бар иде», дисәләр дә, концертны Бәрәскә һәм Бәрәзә мәдәният йорты хезмәткәрләре оештырды.
Оештыру дигәннән, Ленин исемендәге җитештерүче авыл хуҗалыгы кооперативы нәсел заводы җитәкчесе Илгиз Хәйруллин һәм авыл җирлеге башлыгы Аида Фатыйхова мактауга лаеклар. Афәрин, «Ленин»нар!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев