Әтнәләргә Яңа ел каникуллары чорында кая барырга?
Хәбәрләр

Әтнәләргә Яңа ел каникуллары чорында кая барырга?

Кайбер райондашларга әнә шундый сорау белән мөрәҗагать иттек.

- Монда уйлап та торасы юк. Үзәк чыршы янында көн саен диярлек мәдәни чаралар булып тора. кирәк икән – тамаша, кирәк булса – җыр, бию. Уен-көлкесе дә шунда ук. Рәхәтләнеп күңел ачарга була, – ди Зөлфия ханым.

Ә Тәслимә ханым башка фикердә. Дөресрәге, мәдәни чаралардан бигрәк спортныкыларны үз итә ул.

- «Ашыт» мәдәни һәм спорт үзәгенә теләгән вакытта барырга була. Хәзер көн үзәгендә – сәламәтлек. Шуңа күрә физкультура белән шөгыльләнү, ә яшьләр һәм яшүсмерләр спорт чараларына йөри ала, – дип саный ул.

Рафис әфәнде фикере дә үзенчәлекле.

- Үзәк чыршы янына баруыбызның сәбәбе шул – беренчедән, оныкларым монда тирләп-пешеп тау шуалар. Искиткеч бу! Эшләүчеләргә рәхмәт. Икеннчедән, мин үзем Яңа ел гүзәллеге, бизәлгән чыршы белән хозурланырга бик яратам. Шуңа күрә без район үзәгенә, Үзәк чыршыв янына юл тотабыз, – ди.

Фикерләре төрле булса да, барысы да яхшы эмоцияләр, уңай хисләр белән бәйле. Безгә дә күңелле. Ни өченме? Чөнки каникуллар чорында узачак чаралар белән нәкъ менә без таныштырдык.


Нет комментариев