Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Авызыңны тыймасаң

Авызга “шәйтан суы” керсә – бәла чыгасын көт тә тор.

 Район авылларында яшәүче бер ир-ат та шу­ның нәтиҗәсендә, «сожительницасы»белән ике арада килеп чыккан низаг тәэ­сирендә, кулына пычак алган. Айныкның – уенда, исерекнең – телендә, ди халык. Бу адәм заты да  пычак тотып, хатынны куркытырга килгәндә, үзенең ни кы­ланганын бик яхшы аңлаган. Башкача көче җитмәгән күрәсең, ”бичара”ның.  Кухняда башланган гауга, кич ишегал­дында дәвам иткән. Пычак белән селтәнеп кенә калмаган, “Сине дә, үземне дә үтерәм ” дип тә янаган.
“Әлеге эш буенча җинаять эше ачылды, – дип хәбәр итә Эчке эшләр бүлегенең өлкән дознавателе Айсылу Нигъмәтҗанова. – Шушы көннәрдә эш судка җибәреләчәк”.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев