Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Белгечләр Россиядә коронавирус белән авыру очракларының иң югары ноктасын фаразлады

Аның фикеренчә, авыруның иң югары ноктасы июль уртасына туры килә, ул вакытта авыручылар саны 580 мең кеше тәшкил итәчәк.

Санкт-Петербург университеты математиклары Россиядә коронавирус белән авыру темпы арту буенча яңа фаразлар ясаган. Бу турыда «Известия»гә сылтама белән РИА Новости хәбәр итә.

«Эпидемиянең агымдагы дулкынында яңа очракларны күбесе июнь ахырында теркәлергә һәм бу якынча 25 мең булырга мөмкин», — дип сөйләде Санкт-Петербург дәүләт университеты энергетика системаларын математик модельләштерү кафедрасы мөдире Виктор Захаров.

Аның фикеренчә, авыруның иң югары ноктасы июль уртасына туры килә, ул вакытта авыручылар саны 580 мең кеше тәшкил итәчәк. Бу гыйнвардагы иң зур күрсәткечне (560 мең кеше) узып китә дигән сүз. Кышның беренче аенда COVID-19 инфекциясенең яңа очраклары 29 меңгә җиткән иде, диде ул.

Июль уртасында ковид йоктыруның яңа очраклары тәүлегенә 20 меңгә кадәр кимиячәк, ә август башында иң югары нокта күрсәткеченең яртысын тәшкил итәчәк.

Чыганак: https://tatar-inform.tatar/news/health/16-06-2021/belgechl-r-rossiyad-koronavirus-bel-n-avyru-ochraklaryny-i-yugary-noktasyn-farazlady-5827013

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев