Бер атна эчендә кыяр белән кәбестә бәясе кыйммәтләнгән
Хәбәрләр

Бер атна эчендә кыяр белән кәбестә бәясе кыйммәтләнгән

Шул ук вакытта кайбер товарлар арзанайды.

Татарстанда кыяр һәм кәбестә бер атна эчендә барыннан да бигрәк кыйммәтләнде

Кыяр бәясе 9,66% ка арткан – килограммы өчен 130,46 сумнан 143,01 сумга кадәр.

Кәбестә 4,06% ка, килограммы 46,18 сумга кадәр кыйммәтләнгән.

Шул ук вакытта кайбер товарлар арзанайды.

Иң югары сортлы бодай оныннан ясалган макарон эшләнмәләренә – 1,72% ка, сосиска һәм сарделькаларга – 1,57% ка, тавык йомыркасына – 1,47% ка, каймакка – 1,41% ка һәм бананга – 1,4% ка бәяләр сизелерлек кимегән,- дип яза Татмедиа макс каналында.


Нет комментариев