Әтнә таңы

Бер яшьлек бала салкында өшегән, ул бик авыр хәлдә

Сабыйны реанимобильдә Республика балалар клиник хастаханәсенә алып киләләр.

Татарстанда бер яшьлек сабый бик нык өшегән. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә Республика балалар клиник хастаханәсенең 2нче балалар хирургия бүлеге табибы Владимир Линьков сөйләде.

«Хәзер Республика балалар клиник хастаханәсенә безнең бригада бик авыр хәлдәге баланы алып килә», - диде табиб.

Реклама

Өшегән сабыйның дүрт яшьлек апасы Алексеевск үзәк хастаханәсендә, аның бармакларыа зыян килгән. Табиблар аның хәлен уртача авырлыкта дип бәяли.

Балаларның имгәнү сәбәбен хокук саклау органы хезмәткәрләре ачыклаячак.

Чыганак: https://tatar-inform.tatar/news/incident/13-01-2021/tatarstanda-ber-yashlek-bala-salkynda-sheg-n-ul-bik-avyr-h-ld-5798650

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: