Бүген  урыны белән көчле яшенле яңгыр булырга мөмкин
Хәбәрләр

Бүген урыны белән көчле яшенле яңгыр булырга мөмкин

Халык сынамышы: 22 июнь – иң озын көн, иң кыска төн. Бу көнне печәнгә төшкәннәр. Җир җиләге пешә башлый.

22 июньдә республикада урыны белән көчле яшенле яңгырлар көтелә. Иртән кайбер районнарда боз явуы ихтимал, ә көндез җилнең тизлеге секундына 15-20 метрга җитәргә мөмкин.

Бүген Әтнәдә аязучан болытлы һава торышы. Температура + 15..,+ 22 градус җылы.

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы халыкны сак булырга чакыра: агачлар, реклама такталары һәм электр тапшыру линияләре астында яшеренмәскә, балалар һәм өлкәннәрне игътибарсыз калдырмаска киңәш ителә.

 


Нет комментариев