Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Бузова Пугачева белән талашкан

Күренекле җырчы Алла Пугачева җырчы, телетапшырулар алып баручы Ольга Бузованы сәхнәдән кууны сорый.

Алла Пугачева Ольга Бузованы аның гаиләсе турында начар фикер әйткән өчен «Новогодний огонек» тапшыруыннан алып ташлауны сораган, дип хәбәр итә «Правда» басмасы. Хатын-кызлар низагын Филипп Киркоров туктатырга тырышкан, тик әлегә йолдызлар бер фикергә килә алмаган.

Низагны башта Пугачева үзе башлап җибәргән, дип билгеләп үтә журналистлар. Аның сүзләренә караганда, ул югары дәрәҗәдә чыгыш ясау өчен профессиональлеккә һәм вокал күрсәткечләренә ия булмаган заманча башкаручыларны тәнкыйтьләгән. Примадонна ассызыклаганча, аларның күбесе нотага эләгә алмый, шуңа күрә фонограммага гына җырларга мәҗбүр.

Бузова Пугачева әйткән сүзләрне үз исәбенә кабул иткән һәм аңа җавап биргән. Ул җырчыга аның гаилә әгъзаларының фонограммага җырлавын белдергән: әйтик, Кристина Орбакайте һәм Максим Галкин.

Шуңардан соң Пугачева продюсерларга Бузовага федераль каналларга юлны ябу таләбе белән мөрәҗәгать иткән, дип белдерә журналистлар. Шулай ук, кайберәүләр Пугачева Бузованы бютенләй сәхнәгә башкача чыгармаска тырышачак, ди.

Чыганак: https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/raznoe/Buzova-Pugacheva-bel-n-talashkan-537718/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев