Бу 2025 елның шул чоры белән чагыштырганда 2,6 триллион сумга күбрәк. Бу хакта ТАСС агентлыгы яза.
Финанс министрлыгында хәбәр итүләренчә, федераль бюджет керемнәре быелның беренче өч аенда 8 309 миллиард сум тәшкил иткән, бу үткән ел белән чагыштырганда 8,2 процентка кимрәк. Шул ук вакытта, чыгымнар шул ук чорда 17 процентка арткан һәм 12,9 триллион сумга җиткән.
Министрлыкта шулай ук ел башындагы сизелерлек дефицит барыннан да элек чыгымнарны алдан финанслау белән бәйле, дип аңлаттылар.
Нет комментариев