Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Борынгыдан килгән ырым - "Таң суы"

Әхмәтҗанова Фәйрүзә апа киңәшләре

Таң суы, шифалы су ул 

Иң беренчесе - һәр чәршәмбе көнне генә алына. Суны табакка алып (чиләк ярамый) чиста, иң беренче таң нурлары төшкән урынга кичтән чыгарып куябыз. Тиздән кыш җитү сәбәпле, чишмәдән алсагыз да була.  Суны елга аша алып чыгарга ярамый. Чишмәгә чүмеч белән килергә кирәк, табакка чүмеч белән салабыз. Таң атканда чишмә буеннан укып кайтабыз, суны уң кул белән, уң яктан гына йөртәбез.

"Бисмиллаңны әйтеп, гөселеңне коенып, тәһәрәтеңне алып, ак яулыгыңны бүйләп куй. Су янына барганда буталмас өчен 3,7,41 аерым шырпы санап куярга кирәк.

Су янына баргач Бисмиллаңны әйтеп, иң беренче ниятеңне әйтергә кирәк. "Мин ният кылдым кем, кем баласы( нинди авыртудан, ни өчен алына) шушы су дәвасын бирсен Аллаһы тәгалә булышсын", - дип 3 тапкыр Салават укыйбыз.

Бисмиллабызны әйтеп 7 Әлхәм, 41 Колхуалла укыйбыз. Берне укыган саен бер шырпыңны алыйп куярга кирәк. Һәр дога арасында Бисмилләһир-рахмәәнир-рахиим дип тутырып әйтергә кирәк. Укып бетергәч тагын яңадан өч тапкыр Салават әйтергә кирәк. Шуның белән безнең Таң суы әзер.

 Баламы, өлкән кешеме - мунчага алып барып, башта әйбәтләп өч кабат юасыз яки үзе юына, коендырабыз. Су баштан башлап, барлык әгъзәләргә тиергә тиеш. Таң суы белән көенгач, сөлге белән сөртенмибез. 7 көн шул суны эчереп, битне юганнан соң, шушы су белән битне сыпырып куябыз.

Көендырганда Бисмиллаңны әйтеп Әлхәм, Колхуалла укып шушы сүзләрне әйтәсе.

"Төн карасы бетеп, таң атканда бу баланың( кешенең) барлык күз тиюләре, авырулары таң суы белән таң аткандагы кебек таралсын. Күктән 7 мәртәбә түбән төшеп, кояш нурлары бу баланың бөтен эгъзәләрен җылытсын, 7 кат күктән,7 фәрештә төшеп канатларын сирпеп, бөтен авыруларын таратсын. 49 алла күздән,41 кара күздән Аллаһы  тәгалә рәхмәтен җибәрсен.  Балага( кешенең кем баласы,исеме) сокланып караучылар булса, исеменең балкыган нурга күзләре чагылсын. Бу балага туры карый алмасыннар дип әйтергә кирәк. Коендырган суыбыз 7 кат җир астына китеп, изге чишмә суларына кушылсын. Барлык авыруларын үзе белән алып китсен ", - дип әйтергә кирәк. 

Өч атна эшләсәгез файдасы күп тияр.

Чыганак: https://www.instagram.com/fairuza6765/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев