Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Гомер узган саен хатирәләр яңара

«Әтнә таңы» газетасында «Без – 41 ел балалары» дигән исем астында юбиляр хәбәрчеләребезнең язмаларын укыгач, кулыбызга каләм алырга булдык.

Безнең кадерле әтиебез Равил Җәләев тә (газета хәбәрчесе иде) 41нче елгы сугыш чоры баласы иде. Хәбәрчеләребезнең язмаларын укыгач, ул да үзенең кичерешләрен, теләкләрен язар иде. Тик ап-ак карлы, йомшак салкынча җилләре искән декабрь аеның 12сендә әтиебезгә – 80 яшь булыр иде. Барчабыз җыйналып, гармуннарга кушылып матур җырлар сузып, курай, кубызларда уйнап, каен тузларында сандугач кебек чүт-чүт сайрап, клуб сәхнәләрендә ялт итеп сөйләгән кебек кызыклы нәфис сүзләрен тыңлап – шундый юбилей көннәрен үткәрергә насыйп булмады. Әтиебез өч ел элек арабыздан китте. Үзе китсә дә әйткән киңәшләре, өздереп матур итеп җырлаулары әле дә колакларыбызда чыңлап тора.

Әтиебез һәр эшне һәрвакыт үз тырышлыгы белән җиренә җиткереп эшли иде. Шуңа күрә дә тырышлыгы белән үзенең өздереп җырлавы, нәфис сүзләрен, курай-кубызда уйнауларын, сандугач булып сайрауларын авылыбыз, районыбыз һәм зуррак сәхнәләрдә дә, хәтта телевизор экраннарыда да күрерлек үрләргә менде. Бүгенгесе көндә дә әтиебезне хөрмәт белән искә алып, шул язмаларын чын күңелдән горурланып телевизор экраннарыннан карыйбыз. Әтиебез кем белән генә аралашса да, бик тиз уртак тел таба иде, вакытлы матбугат белән дә һәрчак хәбәрдар торды.

Хөрмәтле әниебез – Сәлимә белән тормыш корып безгә гомер биргәннәр. Үзләренең матур төпле киңәшләрен биреп безне тәрбияләп үстергәннәр. Тиздән, бик тиздән әтиебезнең юбилей көне җитә. Кызганыч, ул көннәрне, күңелле мизгелләрне үзе күрә алмады, әниебезгә дә олы юбилей көнен шатлык белән искә алырга насыйп булмады, өч ай элек арабыздан китте.

Язманы төгәлләп, бүгенге көндә исән юбилярларыбызның гомерләре озын булсын, шатлык-сөенечтә яшәгез дип телибез, ә арабыздан киткәннәргә догаларыбыз булып барып ирешсен.

Гөлчәчәк Каюмова, Миләүшә Вәлиева, Ары авылы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев