Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Яңа Шашы авыл җирлеге: халык аңлап кабул итә

Биредә агымдагы елны үзара салым исәбенә күләмле эш башкарылган – ремонтлаганнар да, чистартканнар да, яңартканнар да...

Әйтергә кирәк, ахыргы нәтиҗә сөендерерлек итеп башкарыла биредә. Шул хакта җирлек башлыгы Марат Сабирҗанов белән сөйләштек.

– Иң күләмле эш Чишмәле Сапта башкарылды. Алдан билгеләнгән план нигезендә су казыдык, 900 мең сумга төште ул, – ди җитәкче.

Соңгы елларда бу авылда су проблемасы “баш калкыткан”.

– Менә ике ел инде Чишмәле Сап халкы суны өзеклекләр Яңа Шашы авыл җирлеге: халык аңлап кабул итә Биредә агымдагы елны үзара салым исәбенә күләмле эш башкарылган – ремонтлаганнар да, чистартканнар да, яңартканнар да... белән алды. Корылык сәбәпле халыкка су җитмәде, – ди.

Скважина эчендә торбасы да, элек үк төшеп калган моторы да бар икән. Аларны чыгарырга да тырышып караганнар үзе. Тирәнлеге дә шактый шул – 40 метрдан күбрәк. Шуңа күрә яңаны булдырырга уйлаганнар. Референдумда 900әр сумнан җыелганнар.

 Июль аенда Казан оешмасы килеп, казып киткән. Атна-ун көн эчендә барысы 90 метрга казып, скважинаны 74 метрга төшергәннәр.

Халыкның бәгыренә үткән проблема булган бу, күрәсең. Үзара аралашканда берничә кеше җитәкчелеккә рәхмәт белдерде.

Проблеманы аңлап үзе хәл иткән авыл халкына да рәхмәт. Һәр җирдәгечә баштарак монда да комлы су чыккан, соңрак чистарган. Шулай итеп монда су проблемасы уңай хәл ителгән дияргә була.

Тулырак газета битләрендә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев