Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Исән-сау кайтыгыз, егетләр

Шулай дип язып куйдым да, төпчек улымның сүзләре искә төште. “Әни, нигә армиягә киткән егетләргә исән-сау әйләнеп кайт дип әйтәләр? Аларга берәр хәл булырга мөмкинме әллә?” – дип сорады ул миннән танышларыбызның улынхәрби хезмәткә озату кичәсеннән соң.

“Юк, улым, бу электән әйтелеп килгән сүз. Дөнья хәлен белеп булмый бит, чит җирләргә чыгып китәләр. Олыларның үзенә бер хәер-фатихасы инде бу”, – дип аңлаттым аңа. “Вакыт җитәр, сиңа да шулай диярбез”...

Армия сүзен ишетүгә олыраклар гадәттә, үзләре хезмәт иткән вакытларны искә алып, кызыклы вакыйгаларны барлый башлыйлар. Ике-өч ел хәрби хезмәттә булган ул чор, егетләрнең сөйләр-искә алырлары байтак шул. Озаграк хезмәт итүчеләрнең (“дед”лар) ничек итеп мыскыл иткәне, ә инде кайтыр вакытлары җитеп, берәм-берәм кими башлагач, кыерсытылучылардан үзләре үк куркып йөрүләрен хәзер инде бер күңелле вакыйга кебек кенә кабул итәбез. Ә менә ул чагында бик көләсе килмәгәндер...Хәзер исә хезмәт итү срогы бер елга калды. Кем әйтмешли, китеп, сагынырга да өлгермисең. Әмма ничек кенә булмасын, хәрби хезмәткә бару кирәк дип саныйм мин.

Туган авыл, туган якның, үз нигезеңнең, әти белән әниеңнең кадерен белү өчен кирәк.

Сагыну хисен тояр өчен, күрешү шатлыгын аңлар өчен.

Шушы көннәрдә Арча хәрби комиссариатыннан 11 булачак солдат хезмәт итү урыннарына таралу өчен Казанга юл алды. Һәрвакыттагыча, китер алдыннан комиссариатта алар белән очрашу булып узды. Район прокуроры Фәнис Шәйхаттаров, хәрби комиссар Алмаз Борһанов һәм Ильяс хәзрәтнең хәер-фатыйхасын алдылар биредә. Әти-әниләре дә бераз тынычланып киткәндер, мөгаен. «Сезнең һәркайсыгыз безгә бик кадерле. Һәрберегезнең хәлен белеп, кире әйләнеп кайтканчы борчылып торабыз. Ныклы бәйләнештә булуыбыз – безнең өчен дә горурлык. Аллага шөкер, бездән киткән егетләр турында бары тик яхшы хәбәрләр генә килеп тора.

Тулырак газета битләреннән укый аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев