Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Кайсыгызның кулы кычытты?

Олы Мәңгәр авылындагы “Илһам” чишмәсе янына бик матур итеп күперчек ясап куелуы турында узган ел газетабызда хәбәр иткән идек .

Шушы араларда кече улым шул күперчекнең такталарын сындырып алулары хакында әйтеп, аптырашка калдырды. Бик матур булып тора иде, суга килүчеләр дә, бу урыннан узучылар да шул күперчек янына басып фотога төшүне үз иттеләр. Чыннан да кем әйтмешли, каралган бит бит төсле инде. Чишмә янын ямьләп торган бу күперчеккә һөҗүм итәргә кайсысының башы җитте икән? Бу мине генә түгел, улымны да кызыксындыра булып чыкты. “Такталарын балалар мәйданчыгында табып алдык, бәлки бу берәр кечкенә бала эшедер”, – дип фикер йөртте ул зурларча. Кечкенә кеше үзе генә булмас, янында әти-әнисе, яки әби-бабайсы булыр. Сабыйга мондый эшне эшләргә алар юл куймас иде, һәрхәлдә. Көчләре җитү дә икеле. Башлангыч сыйныфта укучы булырга мөмкин тагын. Һәрхәлдә, олы кеше мондый эшкә бармас дип уйлыйм.

Кем генә булса да, бик ямьсез килеп чыккан. Димәк, безнең балаларга аңлату җитми, алар матурлыкны, төзекне җимеректән аера белми. Тәрбия ягы аксый. Тамак тук, өс бөтен булу гына түгел шул. Ватыкны төзәтеп булыр анысы, әмма җаннар гына рухи яктан гарип булып калмасын иде. Әнә шунысы куркыныч.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев