Казанда чит кеше картасы белән 50 меңлек товар сатып алган ир-атны тоткарлаганнар
Хәбәрләр

Казанда чит кеше картасы белән 50 меңлек товар сатып алган ир-атны тоткарлаганнар

Казанда бер ир-ат 50 меңлек сумлык товар өчен чит кеше картасыннан түләгән, аны тоткарлаганнар.

Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан буенча идарәсе хәбәр иткәнчә, 42 яшьлек ир-ат картаны урамда тапкан, ә аннары шәһәрнең берничә кибетендә 53 мең сумлык товарга шушы карта белән түләгән.

Урлау турында җинаять эше кузгатылган. Үз гаебен ул тулысынча таныган.

Татар-информ


Нет комментариев