Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Казанда Яңа ел бәйрәмнәре вакытында шәһәрдән чыгуны тыймаячаклар

Татарстанда башкаласында яшәүчеләргә чит ил курортларына баруны чикләргә мөмкиннәр.

Казан мэриясе, чит ил курортларына баруны чикләү ихтималын исәпкә алып, казанлылар өчен шәһәрдә күңел ачу чаралары әзерли. Бу хакта шәһәр хакимиятенең матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.

«Биредә чит ил курортлары хакында сүз бара, алар ябылыр, мөгаен. Ә Казаннан чыгуны тыймаячаклар», - дип искәртте Казан мэриясе матбугат хезмәте җитәкчесе Владимир Казанцев.

Татарстан башкаласы мэры Илсур Метшин элегрәк эшлекле дүшәмбе киңәшмәсендә билгеләп үткәнчә, узган атнада Россия Кулланучы хокукларын яклау буенча күзәтчелек хезмәте (Роспотребнадзор) башлыгы Аннан Попова россиялеләргә Яңа ел бәйрәмнәрендә өйдә калырга киңәш иткән.

«Казанлылар бәйрәмдә парк һәм скверларга барырга теләячәк, әлбәттә. Шунлыктан иҗтимагый киңлекләрдә мәдәни программа оештыру хакында уйларга кирәк. Әмма моны зур чиратлар барлыкка килмәслек һәм кешеләр күпләп җыелмаслык итеп эшләү зарур», - диде ул.

Мэр билгеләп үткәнчә, эшкуарларга паркларда стационар булмаган сәүдә объектлары урнаштыру өчен аукционнар башлануы турында үз вакытында мәгълүмат бирелергә тиеш.

Чыганак: https://tatar-inform.tatar/news/society/10-11-2020/kazanda-ya-a-el-b-yr-mn-re-vakytynda-sh-rd-n-chyguny-tyymayachaklar-5784545

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев