Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Күәм авылында гомер кичерүче кадерле кешебез Мәүлиев Илдус Минһаҗ улының 8 гыйнварда гомер бәйрәме, юбилее – 80 яшь тулган көне

Тормыш иптәшем, әтиебез, дәү әтиебез, бабаебыз!

Сине чын йөрәктән бәйрәмең белән котлыйбыз. Син 12 яшеннән тормыш йөген үз җилкәңдә тартып, авырлык­ларга бирешмичә, кыенлыкларны җиңеп, кайгыртучан әти буларак улларыңны аякка бастырып, төпле ир-егетләр итеп тәрбияләп үстергәнсең. Без, балаларың синнән үрнәк алып, ярдәмеңне тоеп, киңәшләреңә тая­нып яшибез. Алдагы гомереңне дә тигезлектә, саулыкта, иминлектә, бәхетле, тыныч көннәрдә яшәргә язсын. Рәхмәт сиңа барысы өчен дә яраткан кешебез.
Котлы булсын юбилеең,
Нурлар чәчсен һәрчак йөзләрең.
Кайгы-хәсрәт күрми, шатлык белән
Үтсен синең килер көннәрең.
Иң изге теләкләр белән тормыш иптәшең, улларың, киленнәрең, оныкларың һәм оныкчыкларың.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев