Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Күәм авылында яшәүче кадерле тормыш иптәшем, әниебез, Аскарова Илсөя Илгизәр кызының 13 январьдә 60 яшьлек юбилее.

Кадерлебез безнең, син дөньяда иң изге, ягымлы, игътибарлы, нечкә күңелле зат. Синең назың, сөюең безнең гаиләбезгә җитәрлек.

   Төпле киңәшләрең, ярдәмең, безнең өчен хәстәрлегең, кайгыртучанлыгың өчен чиксез рәхмәтлебез. Һәрвакыт шулай киң күңелле, тормышны яратучан, матур булып кал. Алдагы көннәрең бары якты, җылы, кояшлы булсын, ныклы сәламәтлек бервакытта да ташламасын.  Бүгенге гомер бәйрәмең белән котлап, чиксез шатлык-сөенечләргә төренеп, бәхеткә күмелеп яшәвеңне, барыр юлларыңның бәрәкәтле һәм имин булуын телибез. Тигез тормышта, игелекле гомер кичереп, бер-беребезгә терәк булып, гаиләбезнең учагын сүндермичә, балалар, оныклар бәхетенә куанып гомер көзләрен дә, кышларын да бергә каршылыйк.
Рәхмәт яусын! Шушы сүзне
Кабатлый безнең йөрәк.
Дөнья нурлы булсын өчен
Яныбызда син кирәк.
Җаныбызга якын булган
Кадерле кешебез син.
Йөрәгең саф, хисләрең пакь,
Күңелең далалардай киң.
Алда үтәсе елларың
Якты һәм нурлы булсын.
Һәр яңа таң бәхет белән,
Сөенеч белән тусын.
Иң изге теләкләр белән тормыш иптәшең, кызларың Ильмира, Гүзәл, кияүләрең һәм оныкларың.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев