Әтнә яңалыклары

"Әтнә таңы" газетасы - Әтнә районы

16+
Хәбәрләр

Контракт буенча хәрби юнәлешләр

Агымдагы елны Әтнә районыннан хәрби контракт төзеп китүчеләрнең саны 19 булган.

Араларында ремонт бригадасында, батарея төзәүчесе, шул исәптән БПЛА (пилотсыз очкыч) гаскәрләрендә хезмәт итүчеләр бар. Ә шулай да күпчелеге мотоукчы булуны өстен күргән. Әлбәттә, хәрби контракт төзү, беренче чиратта, яхшы хезмәт хаклы эш урыны дигән сүз.
Аерым күз салсак, БПЛА, ягъни, пилотсыз аппаратлар буенча белгеч иң кирәкле һәм югары түләнә торган хәрби белгечлекләрнең берсе. Күп кенә ир-атлар нәкъ менә шушы вазифаны сайлый, чөнки заманча техника белән эшләү хәрби бурычларны нәтиҗәле башкарырга һәм лаек­лы акчалата тәэмин ителеш алырга мөмкинлек бирә.
Мотоукчы һәм механикалаштырылган берләшмәләрдә хәрби контракт буенча хезмәт тә өстенлекле юнәлешләрнең берсе. Шунысы кызык, һәр кандидатка шәхси якын килү контракт хезмәтенең оптималь шартларын, дислокация срок­ларын һәм урынын да кертеп, сайлау мөмкинлеге бар.
Ә менә Африка корпусын сайлаучылар өчен күп төрле вазифалар каралган. Биредә мотоукчы да, артиллерист, танкчы, механик-йөртүче, элемтә, хәтта БПЛА белгече дә булырга мөмкин.
Әтнәләр арасында әлегә соңгысын сайлаучылар юк диярлек. Хәер, югарыда язган 19 контрактчының да бик азы гына Әтнә пропискасына ия.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев