Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Коронавирус белән авырганда нинди ризыклар ашарга ярамый?

Бер генә ризык та үзеннән-үзе бу авыруны китереп чыгара алмый.

Кайбер ризыкларны күп ашау коронавирусның узуын кискенләштерергә яки аны йоктыру куркынычын арттырырга мөмкин. Бу хакта терапевт һәм диетолог Екатерина Бурляевага сылтама белнә РИА Новости хәбәр итте.

Әмма, белгеч әйтүенчә, бер генә ризык та үзеннән-үзе бу авыруны китереп чыгара алмый.

Карантинда һәм үзизоляциядә булучылар өчен махсус рацион да төзелгән. Тоз һәм шикәр, туендырылган майлар һәм транс-изомер май кислоталары куллануны киметергә кирәк. Шулай ук камыр ризыкларын, ипи һәм ипи ризыкларын, газлы, соклы эчемлекләрне дә аз кулланырга киңәш ителә. Колбаса, сосиска, деликатес ризыклар, майлы итне дә аз ашарга яки бөтенләй ашамаска кирәк. Бу майлылыгы 30 проценттан югары булган сырларга да кагыла.

Моннан тыш, чипсы, майонез һәм фастфудтан баш тартырга кирәк.

Табиб алкогольдән баш тартуның мөһимлеген дә аңлатты. Коронавирус йоктыру куркынычын киметү өчен генә түгел, ә башка авыруларны да булдырмас өчен дә хәмер кулланудан тыелырга кирәк.

Терапевт Филипп Кузьменко тозлы ризыкларны, мәсәлән, балык, кыяр һәм башка ризыкларны ашауны киметергә кушты. Ә моңа алмашка күбрәк су эчәргә кирәк. Табиб алкогольдән дә баш тартырга киңәш итте — спиртлы эчемлекләр организмны сусызландыра. 

Чыганак: https://intertat.tatar/news/questions_answers/09-01-2021/koronavirus-bel-n-avyrganda-nindi-rizyklar-asharga-yaramyy-5797749

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев