Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Май бәйрәмнәре җитте

Район халкын Яз, хезмәт һәм Җиңү бәйрәмнәре көтә.

Әлеге бәйрәм чорларында куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәргә дә онытмаска кирәк. Озаккарак өйдән чыгып кит­кәндә, күршеләргә йорт-җиргә игътибар итәргә кушарга онытмагыз.
Бәйрәмнәр – балалар һәм өлкәннәр өчен бик әйбәт вакыт. Тик ка­гыйдә буларак, балалар күп вакытларын олылар күзәтүеннән башка гы­на уздыралар. Балаларны куркыныч турында кисәтү – ата-аналарның бурычы. Бер вакытта да таныш булмаган кешеләргә ишек ачарга ярамаганлыгын аңлатырга кирәк. Таныш булмаган машиналарга утырырга, караңгы булган урыннарда ялгыз йөрергә ярамаганлыгын да гел искәртеп торырга кирәк.
Яшүсмерләргә дә өй­дән чыгып киткәч, әти-әни белән һәрвакыт элем­тәдә булырга кирәклеген, очраклы компания һәм танышулардан саклану кирәклеген аңлату зарур.
Моннан тыш, ба­ла­лар­ның шикле әдәбият һәм видеопродукция бе­лән файдаланмавын ка­рар­га да онытмагыз. Ба­ла­ларның кичке һәм төнге сәгатьләрдә ялгызы гына урамда йөрүләренә юл куймагыз. Урамга чыккан очракта да, юл йөрү кагыйдәләрен исләренә төшерү дә зыян итми.
Юл куркынычсызлыгы
Руль артында утыручыларга да игътибарлы булырга кирәк.  Куркынычсызлык каешларын эләктерергә, шулай ук балаларны махсус балалар утыргычында гына йөртергә онытмагыз.
Балаларны, 5 минутка гына булса да, машинада бикләп калдырмагыз.
Җәяүлеләргә дә юл йөрү кагыйдәсен үтәргә, тәүлекнең караңгы вакытында хәрәкәт иткәндә яктылыкны кире кайтаручы элементлар кулланырга онытмаска кирәк.
Искәрмә
ТР буенча Эчке эшләр министрлыгы искә тө­шерә: әгәр сез җинаять шаһите булсагыз, шулай ук кемнең дә булса гамәлләренең закон­лы­лыгына шигегез туса, полиция бүлегенә мө­рәҗәгать итегез, яисә 02, 102, 291-20-02 телефоннарына шалтыратыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев