Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Миңгәрдә шахмат, шашка уйнадылар

Миңгәр Сабан туе мәйданында Мидхәт һәм Ирек Миннәхмәтовлар истәлегенә шахмат һәм шашка уеннарын берләштергән турнир булып узды. Башкача әйтсәк, интеллектуаль ике спорт төрен үз эченә алган бәйге иде ул. Турнир республиканың 7 район вәкиле катнашында узды.

Биредә ветераннар арасында узган ярышта Олы Әтнәдән Фердинант Бәйрәмов гомуми II урын алды. Шахматта да, шашка буенча да яхшы чыгыш ясады ул.

Турнирның шахмат бәйгесе өлешендә Күлле Кимедән Ирек Сабиров 57 шахматчы арасында I урын яулады. Җиде турда 6 балл туплады. Безнекеләрнең шахматны яхшы уйнаулары билгеле факт инде. Бәйгенең шахмат өлешендә шулай ук Роза Кадыйрова һәм Лилия Сәгъдиева да III урынга лаек булдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев