Чулпан ял һәм сәламәтләндерү лагеренда, татар халкының тарихына, гореф гадәтләренә, милли йолаларына багышланган очрашу кичәсе булып узды.
Районның "Ак калфак" берләшмәсеннән Раилә Галиева, Раилә Кадимова һәм Гөлүсә Галимҗанова балаларга милли йолалар, гореф гадәтләр турында сөйләделәр. Балалар бик игътибарлы булып тыңлап утырдылар, сораулар бирделәр.
Нет комментариев