Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов РФ Эчке эшләр министры урынбасары Алексей Макаров белән ТР Хөкүмәте Йортында очрашты, дип хәбәр итә ТР Рәисе матбугат хезмәте.
Очрашуда гражданнарның иминлеген тәэмин итү һәм республикада хокук тәртибен саклау буенча багланышлар мәсьәләләре буенча фикер алыштылар. Очрашуда шулай ук ТР Куркынычсызлык Советы Секретаре Рафаил Гыйльманов һәм ТР буенча Эчке эшләр министры Дамир Сатретдинов катнашты
Нет комментариев