Мошенниклар 1,5 млн сумлык кредит рәсмиләштергән: хәрбинең әтисенә прокуратура ярдәм иткән
Хәбәрләр

Мошенниклар 1,5 млн сумлык кредит рәсмиләштергән: хәрбинең әтисенә прокуратура ярдәм иткән

Питрәч районында яшәүче 63 яшьлек ир-ат мошенниклар корбаны булган.

2026 елның гыйнварында аферистлар кушуы буенча ул 1,5 млн сумлык кредит алган.

Ир-атның 1 млн сумын курьерга биргән, якынча 200 мең сумын дроппер счетына күчергән. Алдануын аңлагач, ул полициягә мөрәҗәгать иткән.

Җинаять эше кузгатылганнан соң, прокуратура судка мөрәҗәгать иткән. Нәтиҗәдә кредит килешүе дөрес түгел дип танылган, ә дроппердан законсыз алынган 200 мең сум акча түләтелгән.

Ир-атның улы махсус хәрби операция зонасында хезмәт итә.

Шәһри Казан


Нет комментариев