Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Остазыбыз бәйрәме

Чишмәле Сап авылында яшәүче олуг якташыбыз, “Әтнә таңы”ның якын дусты, киңәшчесе, сердәшчесе, кирәк вакытта мактап, үстереп җибәрүче, кайвакыт тәнкыйтьләп, “чеметеп” алучы, хәер, Татарстандагы барлык журналистларның остазы, филология фәннәре докторы, профессор ИЛДАР МӘЛИК УЛЫ НИЗАМОВның олы юбилее – бүген аңа 85 яшь тула.

Хөрмәтле остазыбыз! Сезне ихлас күңелдән олы юбилеегыз белән котлыйбыз. Сезгә бәхет-шатлык телибез, саулык-сәламәтлектә шатланып яшәгез! Гаиләгез түгәрәк булсын, тормышыгыз тигез һәм матур узсын. Куаныч белән балалар игелегендә яшәргә язсын. Табын өстәлегез сый белән һәрчак тулы булсын, туар көнгә ышаныч белән, горур карашлы булыгыз. Сездәге бетмәс-төкәнмәс рухи
байлык һич саекмасын, матди байлыгыгыз мул һәм куанычлы булсын. Киләчәктә дә ярдәмләшеп, дус яшәргә язсын!
Олы ихтирам белән “Әтнә таңы” редакциясе коллективы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев