Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Прокуратура гаепләүне яклады

Татарстан Республикасы Әтнә районы прокуратурасы исерек хәлдә булган һәм элек административ җаваплылыкка тартылган затның автомобиль белән кабат идарә итүе турындагы эш буенча дәүләт гаепләвен яклады.

Татарстан Республикасы Әтнә районы прокуратурасы Россия Федерациясе Җинаять кодексының 264.1 маддәсе 1 өлешендә каралган җинаять ясауда гаепләнгән (автомобиль белән исерек хәлдә, исереклеккә медицина тикшерүен узуны таләп иткән вәкаләтле вазифаи затның таләбен үтәмәгән өчен административ җәзага тартылган затның идарә итүе) 26 яшьлек җирле затка карата дәүләт гаепләвен яклады.

Судта билгеләнгәнчә, гаепләнүче, элегрәк вәкаләтле вәкилнең исерек хәлдә автомобиль белән идарә иткән өчен медицина тикшеренүе узу турындагы законлы таләбен үтәмәгән өчен административ җаваплылыкка тартылган зат буларак, кабат исерек хәлдә (“Алкотектор” приборы ярдәмендә тикшергән нәтиҗәләр шуны күрсәтә) автомобиль белән идарә иткән. Ул гаебен тулысынча таныды.

Татарстан Республикасы Әтнә районының 2022 елның 14 гыйнвардагы хөкеме буенча гаепләнүче гаепле дип табылды һәм дәүләт гаепләүчесе фикерен, аның шәхесен, сәламәтлеген, тәрбиясендә балигъ булмаган балалар булуын искә алып, транспорт чарасы белән идарә итү белән бәйле эш белән 2 елга кадәр шөгыльләнмәве белән бергә 300 сәгатькәчә мәҗбүри эшләргә хөкем ителде.

Хөкем карары әле законлы көченә кермәде, гаепләнүче аңа шикаять белдерү хокукына ия.

Татарстан Республикасы Әтнә район прокуратурасы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев