Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

QR-кодың бармы, райондаш?

Хәзер автобус пассажирларыннан да QR-код таләп итәләр

Татарстанда, шул исәптән Әтнә районында да QR-кодның дәрәҗәсе янә югары үрләде – хәзер әлеге “кара-чуар шакмак” яки “медотвод”ың булмаса, транспортка да утыртмыйлар.

Хәер, транспорт дип зурлап кемне ялганлыйм соң, бу исемне күтәреп йөрүче бездә шул автобус кына бар. Шөкер, Казанга да, Арчага да йөреп торалар үзе. Ә бу район халкы газапланып тукталыш павильонында басып тормый дигән сүз. Монысы да бик үк дөреслеккә килми. Юлда әле һаман да “голосовать” итеп торучылар күренә. Ешрак йөрсә икән бу автобуслар, хәтта хуҗаларына файда китермәгән очракта да...

Бу әлбәттә хыял гына. Тик чынбарлык өлеше дә чәлпәрәмә килмәгәе әле монда!

Татарстан Республикасында җәмәгать транспортына коронавируска каршы вакцина ясатканлык турындагы QR-код булган очракта гына утырырга була, дигән закон гамәлгә керде.

Баштарак моңа көлеп караучылар, кая ул кадәр халыкны тикшереп бетерсеннәр, дип шикләнүчеләр күп булды. Әмма берничә сәгать узуга ук “ТАТМЕДИА”ның басма мәгълүмат чаралары QR-коды булмаган 500 казанлыны җәмәгать транспортыннан төшереп калдыру, ә инде көн уртасына трамвай һәм троллейбуслардан гына төшереп калдырылган пассажирларның саны 786 кешегә җитүен ишеткәч, бу шикләнүләр юкка чыккандыр. Өстәвенә, бик белдекле булып үз эшләрен башкаручы шофер һәм кондукторларга каршы килеп, документларын күрсәтергә теләмәгән 2 кешене полиция алып киткән.

Ә менә Әтнә-Казан маршруты автобусына 4 пассажирны кертмәгәннәр. Бу хакта автобус шоферы Илшат Фидаев белән узган әңгәмәдә белдек.

– Дөрес, алар берсе дә әтнәле түгел. Бу очракларның берсе – Дөбъязда, өчесе Биектауда булды, – диде ул.

Әлеге тыю 18 яшьтән өлкән пассажирларга кагылмый диелә Законда. Такси һәм төбәкара ташуга да QR-код кирәкми.

Тулырак газета битләреннән укый аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев