Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Рәфинә Ганиуллина: “Бу хәл башкаларга гыйбрәт тә булсын”

Җырчы Рәфинә Ганиуллина кече сеңелләре Гөлсу һәм Илсөя (Аиша) белән дуслашкан.

Бу хакта ул социаль челтәрдәге сәхифәсендә хәбәр иткән иде. Биш кыз туган Ганиуллиналарның соңгы елларда аралары ерагайган иде. Рәфинә интервьюларында да “Резедә, Люция – бик якын аралашабыз. Бер-беребез өчен таулар күчерергә әзер”, - дип әйткәне булды. Менә ниһаять Ганиуллиналар бергә! Рәфинә белән күрешкәч, бу хакта сүз кузгаттык.

– Рәфинә, соңгы арада җырларны да азрак чыгарасыз. Социаль челтәрдә дә югалып торган кебек. Берәр грандиоз тамаша әзерлисез әллә?

– Концерт оештыру теләге һәр артист күңелендә яши, әлбәттә. Музыкаль материал туплап, концерт әзерләрлек дәрәҗәгә үсеп җитәргә язсын иде.  Җырларны әлегә камилләштерәбез, тиздән барысы да булачак.

– Әниегез сезнең белән яшиме?

– Без әнине чиратлап карыйбыз. Инсульт булганына 7 ел булды инде. Шулай да ул бирешми. Балалар белән уйнарга хәле бик булмаса да, елмаеп, оныклары белән вакыт үткәрергә тырыша. Мин аның яшәү көченә, теләгенә сокланам.  Оптимист, көчле рухлы кеше булганга әле дә исәндер ул.

 – Күптән түгел генә сеңелләрегез белән дуслашкансыз икән. Кем беренче адым ясады?

– Ул күптән шулай булырга тиеш иде. Бер-беребезне сагыну үпкәләребездән өстен чыкты. Күрешкәч тә, күңелгә ничектер рәхәт булып китте. Әйтерсең, йөрәкне борчып торган авыр йөк өстемнән төште. Вакыт барысын да дәвалый икән. Бәхәсләшкән вакытта әйткән сүзләр дә онытыла. Бу хәл безгә сабак булып, алга таба бердәмлегебезне югалтмыйча яшәргә язсын иде.

– Әниегезнең хәле авырлашу да дуслашуга сәбәпче булгандыр?

– Әлбәттә, ул безнең гаиләне какшатты. Әни барыбызны да туплап, җыеп тора иде. Аның хәле авырлашкач, мин үземне аның урынга калган шикелле хис иттем. Шул чакта бәхәсләр дә килеп чыккандыр инде. Хәзер әйтүе дә кыен. Иң мөһиме, без вакытында хаталарыбызны аңладык. Бу хәл башкаларга гыйбрәт тә булсын. Туганнары белән аралары бозылган һәркемгә ул авырлыкларны җиңеп чыгарга язсын дип телим.

Шәһри Казан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев