Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Россиядә 2021 елга яшәү минимумы күләме билгеләнде

Җан башына яшәү минимумы күләме – 11 653, эшкә сәләтле кешеләр өчен – 12 702, балалар өчен – 11 303, пенсионерлар өчен 10 022 сум тәшкил итәчәк.

РФ Премьер-министры Михаил Мишустин 2021 елга яшәү минимумы күләмен билгели торган боерыкны имзалады, ул 11 653 сум булачак. Бу хакта РИА Новости агентлыгы Министрлар Кабинетының матбугат хезмәтенә сылтама белән хәбәр итә.

«Хөкүмәт Рәисе Михаил Мишустин җан башына һәм 2021 елга төп социаль-демографик төркемнәр буенча яшәү минимумы күләмен билгеләү турындагы карарны имзалады», — диелә хәбәрдә.

Җан башына яшәү минимумы күләме — 11 653, эшкә сәләтле кешеләр өчен — 12 702, балалар өчен — 11 303, пенсионерлар өчен 10 022 сум тәшкил итәчәк.

Хөкүмәтнең матбугат хезмәтендә искәртүләренчә, 2021 елдан яшәү минимумы элеккеге кебек кварталга түгел, ә бер елга билгеләнә. Моңа кадәр аның күләме куллану кәрзиненә кертелгән азык-төлек бәясен исәпләү нигезендә билгеләнә иде, хәзер исә ул ил буенча җан башына туры килгән уртача керем күләменә бәйле булачак.

 

Чыганак: https://tatar-inform.tatar/news/society/09-01-2021/rossiyad-2021-elga-yash-minimumy-k-l-me-bilgel-nde-5797762

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев