Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Салкында туңган кеше ни сәбәпле калтырый башлый?

Бу - организмның саклану реакциясе.

Хәрәкәтләнгән очракта организм җылына ала. Моның шулай икәнен организм «белә». Туңган чакта организм, үзен-үзе җылыту максатыннан, мускулларны эшләтә башлый. Без моны «калтырату» дип кабул итәбез.

Калтырау нәтиҗәсендә организм 1-2 градуска температураны күтәрергә мөмкин, дип яза "Элементы" фәнни-популяр порталы.

Бәләкәй балаларда бу функция әле көйләнеп бетмәгән була. Шуңа күрә балалар калтырамаска, шуңа күрә туңганын сизми дә калырга мөмкин.

Салкын турында кызыклы фактлар:

Хатын-кызлар салкынны җиңелрәк кичерә — ирләрнең май күзәнәкләре энергияне көчлерәк бүлеп чыгара. Әмма салкында эшләгәндә хатын-кызлар тизрәк туңа, чөнки аларның запаслары озакка җитми.
Салкын нервларның тоемлавын азайта, шуңа аз гына салкында да бармаклар «тыңламый» башлый — төймә дә төймәләп булмый.
Салкын бәвел бүленеп чыгуны көчәйтә. Салкында эшләгән кешегә суны еш эчәргә кирәк.
Калтырау үзәк нерв системасына зыян килгәндә, курыкканда, эмоциональ кичерешләр вакытында һәм авырганда да күзәтелергә мөмкин. 

Чыганак: https://intertat.tatar/news/lifehacks/10-01-2021/salkynda-tu-gan-keshe-ni-s-b-ple-kaltyryy-bashlyy-5797787

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев