Синоптиклар юлларда бозлавык турында кисәтте
Хәбәрләр

Синоптиклар юлларда бозлавык турында кисәтте

Бүген Татарстанда аязучан болытлы һава көтелә, бераз кар ява.

Юлларда бозлавык барлыкка килергә мөмкин. Бу хакта республиканың Гидрометүзәге матбугат хезмәте хәбәр итә.

Термометр баганасы -13 дән -8 градуска кадәр күрсәтәчәк. Төнлә аерым районнарда секундына 15-17 метрга кадәр җил искән буран фаразланган.

5-13 декабрьдә республикада аномаль салкын һава торышы көтелү сәбәпле, давыл турында кисәтелде.

Татар информ


Нет комментариев