Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Сочида Татар ашлары бәйгесендә Татарстанда туган Нурфия Хәкимҗанова җиңгән

Сочида быел Татар ашлары әзерләү бәйгесе оештырылган. Ит бәлеше пешереп, бәйгедә Нурфия Хәкимҗанова җиңү яулаган.

Нурфия ханым Сочига 37 ел элек Татарстаннан, Әтнә районының Күәм авылыннан күченеп килгән. Ә тумышы белән Каенсар авылыннан - Шәрефелҗамал һәм Әхтәм Абдуллиннарның кызы ул. Хәзер лаеклы ялда. Аның хезмәт еллары энергетика өлкәсе белән бәйле. Озак еллар мастер, лаборант булып эшләгән. Бу турыда ул «Татар-информ» хәбәрчесенә сөйләде.

Нурфия Хәкимҗанованы Бөтендөнья татар конгрессының Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров бүләкләде. Ул «Татар халкының милли үзенчәлеген саклау» дәүләт программасы кысаларында Конгресс татар милли ашлары, татар киемнәре, татар мәдәнияте буенча остаханәләр оештырганын әйтте. Сочидагы әлеге бәйге шушы эш нигезендә үткәрелгән.

Җиңүченең хезмәт җимешен кунаклар Татар милли-мәдәни автономиясенең еллык нәтиҗәләренә багышланган кичәдә татып карады.

Татар информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев