Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Татарстан Республикасының Халык артисты Әсхәт Хисмәтов мастер - класс күрсәтте

Районыбыз Сабантуе гөрләтеп үтте.

Милли рухы, мәдәнияты, затлы кунакларны белән дан казанган Әтнәбездә Сабантуй бәйрәме елдагыча искиткеч иде.
Татарстанда милли мәдәниятләр һәм гореф гадәтләр елы уңаеннан Әтнә туган якны өйрәнү музее Сабантуена милли күргәзмә оештырды. Үткәнебез, бүгенгебез әлеге кургәзмәдә тасвирланды. Йон эрләү, чигү чигү, районыбыз остасы Мәхмүт аганың агач кул эшләнмәләре аны тагын да җанландырды. Районыбыз халкы, кунакларны һәркайсы кызыксынып, танышып, күзәтеп үттеләр. 

Күргәзмәбез затлы, дәрәҗәле, мактаулы кешеләргә бай иде. Г. Камал ис. татар академия театры актеры, Татарстан Республикасының Халык артисты Әсхәт Хисмәтов килде. Алай гына да түгел, ул безгә дөрес итеп йон эрләү буенча мастер - класс күрсәтте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев