Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Татарстанда яшәүчеләрнең торак-коммуналь хезмәтләр өчен 9 миллиард сум бурычы җыелган

Хәзерге вакытта Татарстанда торак-коммуналь хезмәтләр өчен гомуми бурыч 9 млрд сумга якын тәшкил итә. Әлмәт районында яшәүчеләр генә дә идарәче компанияләргә 355 млн сум бурычлы. Бүген Казанда Татарстан Тарифлар буенча дәүләт комитеты коллегиясенең йомгаклау утырышында шундый мәгълүмат бирелде.

Әлмәт районы башлыгы Тимур Нагуманов хәбәр иткәнчә, район администрациясенә барлык элемтә каналларыннан килгән гражданнар мөрәҗәгатьләренең гомуми санының 70 проценты торак-коммуналь хуҗалык өлкәсе белән бәйле.

«Бу – безнең алда торган төп мәсьәлә, аның буенча муниципалитет эшли», - диде ул.

Үз чыгышында спикер ике проблемага аерым игътибар бирде - халыкның торак-коммуналь хезмәтләр өчен бурычы һәм коммуналь инфраструктураның тузуы. Нагуманов аңлатканча, ресурслар белән тәэмин итүче оешмалар идарәче компанияләр белән килешүне яңадан төзегәч, 2010 елдан башлап коммуналь хезмәтләр бурычлары проблемасы барлыкка килде һәм үсә башлады. Шуннан бирле бурычлар ел саен арта барды, чөнки идарәче компанияләр бурычлылар белән эшләүгә «әзер түгел иде».

2012 елда гомумйорт кирәкләре өчен нормативлар кертелү белән хәл катлауланды, һәм бурыч тиз үсә башлады, Әлмәт районында коммуналь ресурслар бурычы елына уртача 40 млн сумга арта. Әмма 2022 елда вазгыятьне үзгәртә алганнар, шуннан бирле бурычларны киметү буенча акрынлап эш алып барыла.

Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев