Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Террорчылыкка каршы көрәш комиссиясенең чираттагы утырышы узды

Утырышның көн тәртибендә 9 тәкъдим каралды.

Татарстан Республикасы көнен, Белем көнен бәйрәм итүгә, шулай ук Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Дәүләт Думасы депутатларын сайлауларны әзерләү һәм уздыру чорында террорчылык актларын кисәтү һәм иҗтимагый иминлекне көчәйтү буенча өстәмә чаралар тәэмин итү турында сөйләшенде. Террорчылыкка каршы комиссия составына үзгәрешләр кертелде.

Шулай ук мәгариф оешмаларында террорчылык һәм экстремистлык идеологиясен профилактикалау эшенең торышы, мәктәп автобусларында балаларны йөрткәндә иминлек чараларынын нәтиҗәлелеге, сентябрь аенда старт аласы "Экстремизмга - юк!" айлыгында башкарыласы эшләр турында, миграция вәзгыяте турында, Күлле-Киме белән Тубән Көек авыл җирлегендә террорчылыкка каршы эш торышы турында, социаль челтәрләрдә деструктив виртуаль берләшмәләрдә катнашучылар белән профилактик эшне камилләштерү торышы турында сөйләшенде. 

Дөрестән дә, уяулык һәрвакыт кирәк. Бу хакта  район башкарма җитэкчесе Айрат Каюмовта кисәтеп үтте. Бигрәк тә социаль челтәрләрдә яшьләргә куркыныч янаган хәрәкәтләргә басым ясады. Соңгы вакытларда йөрәк өзгеч террорчылык актлары турында еш ишетәбез. Шуңа күрә бу хакта кабат сөйләшү урынсыз түгел.  Утырыш барышында мәгариф бүлеге җитәкчесе Алинә Мөхэмәтгалиева, Арча һәм Әтнә районнары буенча күзәтчелек эшчәнлеге районара бүлеге башлыгы ​Рөстәм Сафин, Эчке эшләр бүлеге башлыгы урынбасары Радик Зәһидуллиннын да чыгышлары тынланды. Булган кимчелекләргә басым ясалды.

Һәр чараны тыныч, күңелле итеп үткәрергә насыйп булсын иде диеп, утырыш тәмамланды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев